16+

Көтелмәгән кунак ишек шакып, 50 меңнән җилләр искән

Чаллының 5нче комплексындагы бер йортта 86 яшлек әбинең ишеген шакып бер хатын-кыз килеп кергән.

Чаллының 5нче комплексындагы бер йортта 86 яшлек әбинең ишеген шакып бер хатын-кыз килеп кергән.

Ул үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра, әбинең хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, аннан акча алыштырып бирүен сорый. Әби кеше аны-моны уйлап тормый, яшерен саклау урынынанн бөтен акчасын чыгарып бирә. Кунакны озаткач әби кабат акчасын санап карарга була һәм үзенә кырыгалдар ишек шакыган булуын аңлый. 50 мең акчаны кесәсенә салган көтелмәгән кунак әбигә истәлеккә «банк приколов» купюраларын калдырап чыгып киткән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading