16+

Кукмара егетләре хитка әйләнгән "Татарка - Алтын" клибына пародия төшергән (ВИДЕО)

Чыгышлары белән Кукмарадан булган егетләр - С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистлары TATARY - BATYR клибы төшергән. Кичә социаль челтәрләрдә премьерасы булган әлеге видеохезмәт блогер Ира Смелованың 8 миллионнан артык кеше караган «Татарка - Алтын» клибына үзенә күрә җавап-пародия булып тора

Кукмара егетләре хитка әйләнгән "Татарка - Алтын" клибына пародия төшергән (ВИДЕО)

Чыгышлары белән Кукмарадан булган егетләр - С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистлары TATARY - BATYR клибы төшергән. Кичә социаль челтәрләрдә премьерасы булган әлеге видеохезмәт блогер Ира Смелованың 8 миллионнан артык кеше караган «Татарка - Алтын» клибына үзенә күрә җавап-пародия булып тора

Samsung Galaxy S7 смартфонына видеоклип эшләгән Яр Чаллы кызыннан аермалы буларак, егетләргә S3 тә яраган. Видео төшерү идеясе - Рөстәм Зиннуровныкы. Татарканы тыңлагач, ул шулкадәр илһамланган һәм татар егетләре исеменнән үзенчәлекле җавап итеп, шул рәвешле, кызны якларга булган. Кадрга кергән калган егетләр - Рөстәмнең энеләре Раушан белән Инсаф һәм иҗатташ хезмәттәше Нәфис.



Клипның авторы һәм баш герое "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән яңа хезмәтен иҗат итүенә карата хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Мин Татарканы "барып чыкканнар икән" , "бу инде бөтенләй..." дип санаучы танышларым алдында яклап чыктым, - диде егет җыр чыгару идеясе турындагы бәянында. - Кичләрнең берсендә шулай "Алтын"ны тыңлап өйгә кайтып барам, кинәт башта идея туды: ник соң әле "егетләргә" ул Ирага җавап бирмәскә! Кайтып җиттем (без өч туган һәм күрше Нәфис торабыз - барысы да клиптан) дә егетләргә, яңа чакта эшләргә кирәк, дип тәкъдим иттем, ә алар мине хуаплады. Ул төндә мин сәгать өчкә кадәр текст язып утырдым, төн дип тормастан, егетләрне аның белән таныштырдым - хупладылар, аннары тиздән клип төшерә дә башладык".

Театр артистлары Татаркадан, әгәр аңа клип ошамаса, гафу үтенергә әзер. "Без аңардан музыкасының кавер-версиясен файдаланган өчен гафу үтенергә телибез. Явыз ният белән түгел иде ул", - диде Рөстәм Зиннуров.

Социаль челтәрләрдә фикерләр 2гә бүленде: берәүләр "егетләр - молодцы" дисә, икенчеләре, егетләр көчле акцент белән җырлый һәм Ираның популярлыгыннан файдалана, дип саный.

"Шәрехләмәләрендә күпләр болай дип яза: "Оһо, батл ясаганнар", "Татарканы да уздырып җибәргәннәр", "Татарка әйбәтрәк, сез - турта". Клип чыгарганда бездә бернинди тискәре уй булмады: ул батл түгел, бу Татаркадан яхшырак икәнебезне күрсәтергә тырышу түгел, һич юк. Бу фәкать татар егетләренең уртак җавабы, әйтер идем, үзебезнең клип белән Ираны тагын да ныграк куәтләргә теләгән идек, гәрчә аңа андый ярдәм кирәк булмаса да. Хисләр бары тик уңай гына иде: шәхсән мин үзем тынычлык һәм игелек яклы", - дип сөйләде Рөстәм.

Җавап җырының сүзләре:

Тыңла, кызым, сиңа сүзем:
Батыр татар егетләре синең игътибарыңны бик тә тели.
Монда Рөстәм, монда Раушан, монда Нәфис һәм Инсаф,
Барыбыз да монда килдек без сезнең йөрәкне яуларга.


Кара безгә, без баһадир кебек синең төшеңдә.
Әй, бел син, безнең каты биюдән тетри идәннәр.
Бер уйласаң, шундый тыныч, әдәпле, тәртипле егетләр без.


Сезгә карап, үзебез турында болай дип әйтербез:
"Бездә көчне күр, малайларда күр,
Батыр, батыр, без батыр
Без батыр, без батыр, без батырлар бик сирәк".

Егетләр уйларында нәрсә?
Гел дә уен, көлке дә мәзәк.
Аларның уенда беренче урында һәрчак кызлар гына.


Көн дә йөгерәбез, безнең дустыбыз - спортзал.
Әгәр дә безгә начар сүз әйтсәң, зинһар, күздән югал.
Ә татар кызлары бик чибәр, бер күрүдә башыгыз китә.


Андыйларны табып булмас, хәтта бар дөньяны әйләнсәң дә.
Шуңа без аларны сөябез, гел сакларга кызларны без әзер.
Шикләрең булса,безнең сүзләрне тыңлап кара хәзер:
"Бездә көчне күр, малайларда күр,
Батыр, батыр, без батыр
Без батыр, без батыр, без батырлар бик сирәк".


"Татар- информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading