16+

Кул да юа белмиләр

Ит әзерләгән вакытта күпләр куллларын юа белми. 383 кеше катнашында тикшерү уздырган Америка белгечләре шундый фикергә килгән.

Ит әзерләгән вакытта күпләр куллларын юа белми. 383 кеше катнашында тикшерү уздырган Америка белгечләре шундый фикергә килгән.

Тәҗрибәдә катнашучыларга алар күркә итеннән салат әзерләргә кушкан. Иткә исә кешеләр өчен куркынычсыз булган махсус вирус керткәннәр. Аннары галимнәр салат ясаучыларга гигиена буенча гади киңәшләр биргәннәр: кулны башта суда чылатасың, аннары кимендә 20 секунд дәвамында сабын белән юасың һәм соңыннан кулыңны яхшылап киптерәсең. Тикшерүдә катнашучыларның 97 проценты әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән. 83 проценты сабынны бөтенләй кулланмаган. 44 проценты кулларын юып та тормаган. 23 проценты кулларын яхшылап киптермәгән. Нәтиҗәдә аларның яртысы түмләткечләр салынган контейнерларга вирус керткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading