16+

«Кулланучы хокукларын яклау» олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан республиканың мәктәп укучылары арасында «Кулланучы хокукларын яклау» олимпиадасы быел алтынчы тапкыр оештырылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан республиканың мәктәп укучылары арасында «Кулланучы хокукларын яклау» олимпиадасы быел алтынчы тапкыр оештырылды.

Республикакүләм олимпиада ТР Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы нигезендә уздырыла. Олимпиаданың максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны таныту, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең хокукый чишелешен эзләргә өйрәтү, мәктәп яшеннән үк кулланучылар культурасы тәрбияләү.

– Балалар киләчәктә бу мәсьәләдә якыннарына һәм туганнарына киңәшләр дә бирә алачак, чөнки әлеге олимпиада аларның кулланучылар хокуклары турындагы белемнәрен арттыра. Белемле кулланучы цивилизацияле базарны үстерүгә зур өлеш кертә, – диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы һәм олимпиаданың оештыру комитеты вәкиле Розалия Арсланова.

Олимпиаданың беренче этабында укучыларга www.tatzpp.ru сайты аша тест узарга кирәк иде. Икенче этапка үткән 819 бала иҗади бәйгедә катнашты – кулланучылар хокукын яклау темасы белән бәйле эссе язды. Шул рәвешле, өченче йомгаклау этабына 84 кеше чыкты.
– Олимпиада VIII-XI сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Укучылар бу яшьтә инде, кулланучылар хокукын яклау кануннарын аңлап, четерекле мәсьәләләрне чишәр өчен тиешле белемнәр туплый башлый, – дип искәртә Розалия Арсланова.

Республика күләмендә җиңү яулаган балалар Бөтенроссия олимпиадаларында да еш кына призлы урыннарга лаек була.
– Безнең жюрида эшләгән югары уку йортлары мөгаллимнәре әйтүенчә, бала- ларның кулланучылар хокукын яклау өл- кәсендә белемнәре үсә. Алар товар һәм хезмәтләрне сайлый белә, әгәр кулланучы буларак хокуклары бозылса, нинди чаралар күрергә кирәклегеннән хәбәрдар, – ди оештыру комитеты вәкиле.

Йомгаклау этабында катнашучыларның бер өлеше 30 октябрьдә Казанда сынау узды. Ә икенче өлеше йомгаклау биремнәрен 1 ноябрьдә Менделеевск шәһәрендә үтәргә тиеш. Укучылардан төрле очракларга кагылышлы җитди биремнәр чишү, дәгъва кәгазен дөрес итеп язу таләп ителә.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнәчәк. Узган елгы олимпиадада җиңгән Менделеевск кызы Мария Никифоровага шушы уңышы республика югары уку йортларының берсенә бюджет буенча укырга керергә ярдәм итте.

Кулланучылар хокукы турындагы белемнәрен сынарга теләүче яшүсмерләр саны елдан-ел арта бара. 2013 елда анда – 500, 2014 елда – 800гә якын, 2015 елда – 1800, 2016 елда – 2400, 2017 елда – 4000, ә 2018 елда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 6285 укучы катнашкан.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading