16+

“Культуралар мозаикасы” берләштерә

29 августта, Республика көне уңаеннан, Кремль яр буенда "Культуралар мозаикасы" дигән этноконфессиональ фестиваль узачак.

29 августта, Республика көне уңаеннан, Кремль яр буенда "Культуралар мозаикасы" дигән этноконфессиональ фестиваль узачак.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова сүзләренчә, беренче тапкыр уздырыла торган әлеге чара күпмилләтле республикабызда яшәүчеләрнең бердәмлеген күрсәтәчәк, төрле милләт һәм дин кешеләрен башка халыкларның мәдәнияте белән таныштырачак. Фестивальне оештыру эшләренә милли-мәдәни автономияләр, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, респубика митрополиясе җәлеп ителгән. Фестиваль барышында төрле күргәзмәләр оештырыла һәм мастер-класслар уздырыла. "Культуралар мозаикасы" фестивале көндезге сәгать 12.00дә башланып, кичке 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading