16+

Татарстан районнарының берсендә кулына "пычак" тоткан әби хастаханәгә килгән

Пычакка охшаган әйбер тоткан әби Зәй поликлиникасына килгән. Моңа шаһит булган кешеләр бу хәлне видеога төшереп социаль челтәрләрдә бастырганнар.

Пычакка охшаган әйбер тоткан әби Зәй поликлиникасына килгән. Моңа шаһит булган кешеләр бу хәлне видеога төшереп социаль челтәрләрдә бастырганнар.

Әлеге видеоязма астында күпсанлы комментарийлар барлыкка килгән, янәсе. өлкән яшьтәге әби, табибка чиратсыз узу өчен пычакны эшкә җигәргә булган. Әмма ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте кешеләрне тынычландырырга ашыкты, коткыга  бирелергә кирәкми - барысы да кадрда күрсәтелгәнчә түгел, диелә ведомство хәбәрендә. Чыннан да, әбинең кулында пычакка охшаган әйбер булган. Әмма олы яшьтәге ханым салкын коралны явыз нияттә кулланырга уйламаган һәм беркемгә дә янамаган.

Пенсионер поликлиникадан ерак түгел яши икән. Әлеге пычакка ошаган әйбер белән ул ишегалдындагы бозны ваткан. Ә соңыннан, табибка талон алырга кирәклеген искә төшергән дә, эш "корал"ы белән хастаханәгә кергән. Пычакка охшаган әйберне ул сул кулына тоткан, шул арада кайсыдыр моны камерага төшереп алган.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading