16+

Кунакларны йөртәчәк “Лада”лар кайтты

Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына дип Казанга 200ләп автомобиль кайтартылды.

Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына дип Казанга 200ләп автомобиль кайтартылды.

"Лада Гранта Кросс", "Лада Калина Кросс" һәм "Лада Гранта Лифтбек" маркалы машиналар спорт делегатларын, оештыручыларны чемпионат вакытында йөртәчәк. Әлеге машиналарны йөртүчеләрне бик сайлап алалар.

Беренче этапта 3 ел стажы булган, бер тапкыр да юл һәлакәте ясамаган, аварияләргә очрамаган шоферларны сайлаганнар. Шулай ук автомобиль йөртүчеләрнең чит телне белүе дә мәҗбүри. Икенче этапта исә беренче турны узган шоферлар юлда йөрү кагыйдәләренең теория һәм практика өлешеннән имтихан тапшырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading