16+

Күрше республика егете махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда контракт төзегән

Актаныш район хәрби комиссариатында Башкортстан Республикасы кешесе махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән.

Актаныш район хәрби комиссариатында Башкортстан Республикасы кешесе махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән.

Александр Прокопьев заводта гади эшче булып эшли. Ул илдә булган хәлләргә битараф түгел, һәрвакыт сәяси яңалыклар белән кызыксынып тора. 

"Россия мөһим чор кичерә. Бүген Ватанга ярдәм кирәк. Шуңа күрә без берләшергә, илебезнең якты киләчәгенә үз өлешебезне кертергә тиешбез", - ди Башкортостан кешесе.

Александр Прокопьевны Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов каршы алган. Хәрби комиссар мөһим контрактның барлык детальләрен аңлаткан.

"Махсус хәрби операциягә мин акча өчен бармыйм. Минем өчен беренче урында-Ватан мәнфәгатьләрен яклау. Моңа кадәр күп уйладым. Глобалистларга Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен матур итеп төзү, Якын Көнчыгыш белән Россия арасында халыкара сәүдә коридоры төзү осталыгы ошамый. Ә болар барысы да Россия һәм БДБ илләре, БРИКС өчен зур плюс. Глобалистлар моңа комачауларга тырыша. Алга таба Россиянең халыкара сәяси аренада ныклы позициягә урнашуына, Җир шарында гаделлек һәм тынычлык урнаштырылуына үз өлешемне кертергә телим», - дип патриотик рәвештә белдергән Александр.

Контрактчыларның айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Хәрби дәрәҗәсенә һәм вазифасына бәйле рәвештә өстәмә түләүләр бар. Ә махсус хәрби операциядә бер көн Россия Федерациясе Кораллы көчләренең башка гаскәрләрендә 3 көн хезмәт итүгә тиңләштерелә. Тулырак мәгьлүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading