16+

КВНчы, элеккеге Казан түрәсе Игорь Сивовның хатыны Нюша иренең хыянәте турында: «Ачу, нәфрәт»

Бизнесмен ике як та гаепле дип исәпли. Ул алдаган һәм үзе дә алданган.

Бизнесмен ике як та гаепле дип исәпли. Ул алдаган һәм үзе дә алданган.

Җырчы Нюшаның ире эшмәкәр Игорь Сивов хыянәте турында сөйләп үтте, дип яза KP.RU. Нюша үзе бу хакта сөйләшергә дә теләми.

«Сез теләсә нәрсә язарга хокуклы. Ачу, нәфрәт сүзләре минем гаиләм турында түгел, бу сезнең турында», — дигән Сивов журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Игорь үз гаиләләре мисалында әлеге проблеманы хәл итү юлларын күрсәтергә булган. Аерым алганда, «аерылу» яки «тавышлану» урынына, хәлнең асылын аңларга кирәк.

«Монда сүз кемнең кемгә хыянәт итүе турында бармый. Сорау-нигә сез нәкъ шулай карар иттегез? Без хыянәтне кичереп кенә калмыйча, ни өчен шулай булганын күрсәтергә телибез. Нигә бу хәл килеп чыкты? Бәлки, интим темага кагыладыр? Партнерыңа гына түгел, ә үзеңә сорау бирергә кирәк», — дип саный эшмәкәр.

Элеккеге Казан түрәсе сүзләренчә, беркем дә акланырга тырышмый, бары тик хисләрен генә күрсәтә. Сивов фикеренчә, танылган шәхесләр дә шундый төр проблемалар белән очраша. 

Фото: Instagram* / nyusha_nyusha
Муж Нюши об измене: «Злость, ненависть»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading