16+

Кычкыртып талаганнар

Росгвардия хезмәткәрләре Чаллыда кеше талаучы егетләрне «кайнар эз»ләрдән тоткарлады.

Росгвардия хезмәткәрләре Чаллыда кеше талаучы егетләрне «кайнар эз»ләрдән тоткарлады.

Кичке сәгатьтә маршрут юлында булган экипаж ГЭС бистәсендәге талау хакында мәгълүмат ала. Зыян күрүче – әзер азык илтеп йөрү белән шөгыльләнгән ир-ат – хокук сакчыларына яшь кенә ике егеттән зарлана: аларның кинәт килеп, булган акчасын һәм кулыннан азык-төлек белән тулы пакетны талап китүләрен әйтә.

Бу гамәлдән соң караклар җинаять урыныннан качкан. Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең оператив эш итүе ярдәмендә, шикле кешеләр яр буенда тоткарланды. 2000 һәм 2002 елда туган егетләр (берсе элек тә хөкемгә тартылган, икенчесе – көллият укучысы) урланган әйберләрдән авыз итәргә өлгермәгән булып чыга: пакеттагы пицца белән салатлар, хокук бозучылар талап алган акча да хуҗасына кайтарып бирелде. Җинаять Кодексының 161нче маддәсе буенча («Талау») җинаять эше кузгатылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading