16+

Кыр олимпиадасы ачылачак

29 июньдә Казанда "Заречье" сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы ачыла. Әлеге чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашыр дип көтелә.

27 июньнән 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге олимпиадада Татарстан Республикасыннан 30 команда, Кырым Республикасының Бахчисарай районы һәм Казахстан Республикасы командалары катнаша. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы формалаштырылачак. Алар 30 июльдән 10 августка кадәр Төмән шәһәрендә яшь геологлар арасында узачак X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак, дип җиткерә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading