16+

Кыш бабай туңдырмага акча җыя (+ фото)

Кремль урамы буйлап барам. Каршыма кыш бабай килә. Әйе, нәкъ үзе. Кызыл пәлтәсе, ак сакалы, бүләк өчен янчыгы да бар.

Кыш бабай туңдырмага акча җыя (+ фото)

Кремль урамы буйлап барам. Каршыма кыш бабай килә. Әйе, нәкъ үзе. Кызыл пәлтәсе, ак сакалы, бүләк өчен янчыгы да бар.

Тик бу кыш бабай бүләк таратмый, үзе бүләк җыя икән. Аның белән фотога төшүчеләрдән туңдырма өчен акча сорый ул. Кем күмпе бирә ала: кайсы 100 сум, кайсы 50 сум салып китә аның янчыгына.

Кыш бабай булып киенгән Олег Силахин әле бер атна элек кенә эшкә урнашкан икән.

- Гаиләмне туендырыр өчен, бигрәк тә тартырга тәмәке алыр өчен акчам җитми. Хезмәт хакын бер айдан гына алам. Шуңа да нәрсә кулымнан килә, шуны эшләргә булдым. Костюм үземнеке, 15 яшемнән бирле шулай йөрим, профессиональ Кыш бабай мин үзем. Ә һөнәрем буенча кем булып кына эшләргә туры килмәде миңа: телевидение журналисты да, психик авырулар хастаханәсе хезмәткәре дә, - ди ул. Олег абый Казан урамнарында Кыш бабай булып инде 3 атна йөри, акча аз булса да җыела, ди. Дөрес, аны өнәп бетермәүчеләр дә юк түгел. Оятсыз рәвештә бүләк сораучылар да очрый. Шулай да елмаючылар күбрәк. Җәй көне «килгән» Кыш бабай күңелне күтәрә. Аны күргән кеше дәшми китми: кайсы адашкансың, кайсы иртәрәк килгәнсең, ди. Ә Кыш бабай аптырап тормый:

- Балаларны яңа уку елы белән котлыйм, тиздән 1нче сентябрь бит, - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading