16+

Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарындагы пассажирлар электричкаларда бушлай йөри ала

Шарты гади – бөтен сәфәр дәвамында костюмны салмаска кирәк.

Шарты гади – бөтен сәфәр дәвамында костюмны салмаска кирәк.

Казанда шәһәр яны поездлары пассажирлары, Кыш бабай яки Кар кызы костюмнарын киеп, бушлай йөри ала. Акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Костюмнар гомумкабул ителгән стандартлар буенча булырга тиеш: Кыш Бабайның туны, бүреге һәм сакалы, Ә Кар кызының туны һәм толымы булу сорала. Киемнәр пычранырга, ә декор элементлары коелырга тиеш түгел.

Бушлай йөрү өчен мәҗбүри шарт – бөтен сәфәр дәвамында костюмны салмау, ди оештыручылар –  «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading