16+

Кышка кергәндә торак йорт, мунча кара күмергә әйләнгән

7 ноябрь көнне сәгать 01.07дә Кукмара районының Аш-Буҗи авылы, Дорожная урамында торак йорт яну турында хәбәр алына.

7 ноябрь көнне сәгать 01.07дә Кукмара районының Аш-Буҗи авылы, Дорожная урамында торак йорт яну турында хәбәр алына.

Фаҗига Аш-Буҗи авылында килеп чыга, дип хәбәр итә Хезмәт даны. 

Бу хакта районның 117нче янгын-коткару хезмәте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

Ялкын телләре йорт һәм мунчаны чолгап алган, күрше өйгә дә күчү ихтималы була.

Янгын вакытында 115 квадрат метр мәйданда торак йорт, веранда, мунча кара күмергә әйләнә, 9 квадрат метр мәйданда каралтының түбәсенә зыян килә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгуның якынча фаразы — электр чыбыкларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәве.
Янгын Кукмара районында торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган
Янгын Кукмара районында торак йорт һәм мунчаны юкка чыгарган

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын, эле ярый янгында улучелэр юк

    Мөһим

    loading