16+

Кыскартылган татар теле укытучылары кая китте?

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылса да, алар барыбер мәгариф системасында эшләргә калган.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскартылса да, алар барыбер мәгариф системасында эшләргә калган.

Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

“Бездә биш меңнән артык татар теле укытучысы бар иде. Хәзер аларның саны 3,5 меңнән артык. Бер ел эчендә 1300 дән артык укытучы кыскартылган иде, шуларның 1224е яңадан укыды һәм безнең системада калды”, - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алар әзерлек үтеп, рус теле, математика, физика укытучылары булган.

“Системадан йөзләп кеше китте. Алары да я пенсионерлар, я эшләргә теләмәгәннәр”, - диде ул.

 

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading