Кытайның Шицзячжуан һәм Синтай шәһәрләрендә яшәүчеләргә якындагы атна дәвамында өйләреннән чыкмаска кушылган, дип хәбәр итә "Синьхуа" агентлыгы.
Локдаун турындагы карар соңгы атнада провинциядә COVID-19 инфекциясе белән авыруның 127 очрагы ачыклану белән бәйле рәвештә кабул ителгән.
Шицзячжуанда 11 миллионга якын, ә Синтайда - 7 миллионнан артык кеше яши.
COVID-19 таралуын туктату өчен, 9 гыйнварда Шицзячжуаня хакимияте җәмәгать транспортының, ягъни автобуслар, такси һәм метро эшен туктаткан.
Моннан тыш, хакимиятләр Шицзячжуаняның тимер юл вокзалларында контроль чараларын катгыйландырган - пассажирларга станциягә керү һәм поездларга утыру тыела, билетларны исә кире кайтару мөмкин.
9 гыйнварда Кытай Сәламәтлек саклау министрлыгы Кытай халкы өчен COVID-19 га каршы вакцинация бушлай булачак, дип игълан итте.
Комментарийлар