16+

Кытайдан газлы машиналар Россиягә якынлаша

Нинди зарарлы газлар таратырга җыеналар икән инде, Ходаем, – дип, һич хафага төшмәгез. Киресенчә, автоколоннаны кул болгап, каршы алыгыз.

Нинди зарарлы газлар таратырга җыеналар икән инде, Ходаем, – дип, һич хафага төшмәгез. Киресенчә, автоколоннаны кул болгап, каршы алыгыз.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хәбәр ителгәнчә, табигый газ ягулыгында эшли торган транспорт чараларының быелның 4 сентябреннән 4 октябрьгә кадәр Кытай, Казахстан һәм Россия буйлап автоузышы бара. «Моторларга – газ» («Газ в моторы») шигарендәге автоузыш Кытайның – CNPC, Казахстанның – «Каз МунайГаз», Россиянең «Газпром» компанияләре тарафыннан оештырылган. Әлеге чарада теләктәш-хезмәттәш сыйфатында Германиянең Uniper компаниясе белән «Силквей ралли» автомотоспортын үстерү һәм булышлык ассоциациясе катнаша.

– Россия ягыннан автоузышта «Группы ГАЗ», «РариТЭК», «КАМАЗ», «УАЗ», «АВТОВАЗ» заводларында җитештерелгән газ двигательле техника, «КамАЗ» һәм «Урал» йөк машиналары, шулай ук LADA Vesta җиңел автомобиле, LOTOS-105 автобусы катнаша. Автоузышның максаты – «Европа-Кытай» трансконтиненталь транспорт коридорында газ ягулыгы тутыру станцияләре төзү урыннарын якынча билгеләү, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүне пропагандалау, – диде «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казандагы филиалы директоры урынбасары Александр Карпов. – Бу автоузыш Россиядә җитештерелә торган машиналарны үзенчәлекле бер сынау да. Машиналар газ ягулыгында 9 881 километр ара үтәчәк.
Халыкара автоколонна 4 октябрьдә Санкт-Петербургка барып җитәргә тиеш. Татарстанны газлы машиналар 24-26 сентябрьләрдә үтеп китәчәк. Маршрут: Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Алексеевск районнары аша уза.

– Баулыда, Бөгелмәдә очрашулар планлаштырылган. Казанда 26 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда газ ягулыгында эшли торган техника күргәзмәсе була. Шунда ук газ ягулыгында эшли торган НЕФАЗ һәм Лотос автобуслары тантаналы рәвештә Казан маршрутларына озатылачак, – диде республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рамил Сәхәпов.

Татарстанда хәзер 4180 транспорт чарасы газ ягулыгында эшли. Шуларның 756сы – автобуслар, 155е – коммуналь техника. Ахыргы ике елда гына да 1,5 мең машина газга күчерелгән.
– Газ ягулыгы бермә-бер отышлы. Транспорт чарасын газ ягулыгына көйләгән кешеләргә җиһазлау чыгымнарының 30 процентка кадәр бәясе хөкүмәт тарафыннан түләнә, – диде Рамил Сәхәпов.
Александр Карпов әйткәнчә, республикада 19 станция газ тутыру белән шөгыльләнә. Шундый станцияләрне тагын Әлмәт, Нурлат һәм Зәй шәһәрләрендә төзү планлаштырылган. Буадагы станциягә реконструкция ясала, ягъни куәте арттырыла.


Фото: gazprom.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading