16+

Кыйммәт бензинны узыгыз да китегез

Россиядә 2000 еллар башында энергия чыганаклары сыйфатына күзәтчелек иткән нефть инспекцияләре структурасы бетерелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, заманында, бу хәл белән ризалашмаган.

Кыйммәт бензинны узыгыз да китегез

Россиядә 2000 еллар башында энергия чыганаклары сыйфатына күзәтчелек иткән нефть инспекцияләре структурасы бетерелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, заманында, бу хәл белән ризалашмаган.

- Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә барып, республикабызда 2005 елда “Ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле файдаланылуын тәэмин итү буенча идарә” дәүләт бюджет учреждениесе оештыруга иреште. Шул көннән башлап без Татарстан Президенты куйган бурычларны үтәп барырга тырышабыз, республикада ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын катгый күзәтчелектә тотабыз,-дип искә төшерде идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев, узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясаганда.
Татарстанда елына 30 миллиард кВт/сәгать электр энергиясе, 50 миллион Гкал җылылык, 3 миллион тонна сыек мотор ягулыгы, 250 мең тонна сыегайтылган газ һәм 34 миллион кубометр метан кулланыла.

- Татарстанның “Татнефть”, “ТАИФ” компанияләре бензин бәяләренең тотрыклылыгын сакларга омтыла. Кызганыч, “Лукойл” компаниясе, кайчакларда, бәяләрне күтәрү белән мавыга. Бездә эшчәнлек алып бара икән, димәк, ул республика тәкъдимнәрен үтәргә тиеш. Транспорт чараларын идарә итүчеләр мондыйларга үзләре дә сабак бирә ала. Кыйммәт бензинны узып китәргә кирәк, хәзер АЗСлар адым саен бит. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводында узган ел Евро-5 стандартларындагы 1 миллион 700 мең тонна бензин җитештерелде. Татарстанда елына 1 миллион 200 мең тонна бензин кулланыла. Һич шикләнмичә, үзебезнең республика предприятиеләре җитештергән ягулыктан файдаланырга кирәк,-диде Роберт Гыйләҗиев.
Бу фикерне үзенең чыгышында идарә җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров дәвам итте.

Республикада 1055 АЗС исәпләнә, шулардан 920 станция эшли. Нефть продуктлары сыйфаты даими рәвештә һәм махсус айлыкларда тикшереп торыла. Соңгысында АЗСлардан һәм нефтебазалардан 719 проба алынды, нибары 15 пробада гына күкертнең күбрәк булуы ачыкланды. Татарстанда 2005 елда тикшерелгән бензинның һәм солярканың 22,7 проценты сыйфат таләпләренә җавап бирми иде. Бүген әлеге күрсәткеч 2,8 яки 3,5 проценттан артмый,-диде Шамил Гомәров.
“Татнефть АЗС үзәк” җәмгыятенең Казан филиалы директоры Илшат Фәхретдинов уртак тырышлыкның файда гына китерүен әйтте.
Без үзебезнең АЗСларда “ТАНЕКО” заводында җитештерелгән ягулыкны сатабыз. “Татнефть” җәмгыятенең үзенең дә лабораторияләре бар, алар тикшереп тора. Дәүләт учреждениесе тикшерүен дә аңлап кабул итәбез, чөнки, бу файдага гына. Безнең карамактагы 32 АЗС ирекле сыйфат сертификаты алып эшли, үзебезгә үзебез җаваплылык өстибез,-диде Илшат Фәхретдинов.
Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Ринат Сабиров идарә эшчәнлеген уңай бәяләде.

Президент Рөстәм Миңнеханов республикадагы ягулык чыганакларының сыйфатын тәэмин итү бурычы куйды. Сез бу йөкләмәләрне җаваплылык тоеп үтисез,-диде Ринат Сабиров.
Үзенең йомгаклау сүзендә Роберт Гыйләҗиев начар ягулыкның двигательгә генә түгел, ә кеше сәламәтлегенә һәм экологиягә дә тискәре йогынты ясаганлыгын басым ясап әйтте.

Без илкүләм программаларны гамәлгә ашыруга да үз хезмәт өлешебезне кертәбез. Татарстанда 5 меңнән артык предприятие табигый газ ягулыгы кулланып эшли. Ләкин, кайбер предприятиеләр җитәкчеләре алмаш ягулык резервы-запасы туплауга артык эш дип карый. Бу тамырдан ялгыш фикер, предприятиеләрдә резерв ягулык запасы катгый рәвештә булырга тиеш, дип искәртте Роберт Гыйләҗиев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading