16+

Кызамыкның инде 69 очрагы теркәлгән

Татарстанда кызамык йоктыручылар саны арта бара. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда кызамык йоктыручылар саны арта бара. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

–  Без кызамык буенча аз гына үсеш тенденциясен теркәүне дәвам итәбез. 2024 ел башыннан кызамыкның 69 расланган очрагы теркәлде, - дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Бу сан узган елның шул ук вакыт аралыгындагы белән чагыштырганда, күбрәк. 2023 елда кызамыкның беренче очрагы февральдә генә теркәлгән иде.

Быел кызамык йоктыручыларның 22 проценты чит ил гражданнары, 60 проценты башка субъектларга сәфәрләре вакытында йоктырган, бары тик 8 кеше генә  республика эчендәге контактлар вакытында зарарланган.

Мәгълүм булганча,  кызамык  бит йогышлы авыру, шуңа күрә чирле затлар белән элемтәдә булган кешеләргә вакцинацияләнергә тәкъдим ителә. Әмма прививка ясатырга киңәш ителгән 1662 кешенең 75 проценты гына табиблар киңәшенә колак салган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading