16+

Кызларны киендерү кыйммәткә төшә

Татарстанстат баланы беренче сыйныфка әзерләү өчен күпме акча кирәклеген санаган. Малайлар өчен кием-салым һәм аяк киеме, шулай ук мәктәп һәм канцелярия кирәк-яраклары кергән база җыелмасының бәясе кызларныкына караганда 3 мең сумга кимрәк булган. 

Статистика буенча, беренче сыйныфка малайны уртача 18,7 мең сумга, ә кызны 21,8 мең сумга җыярга кирәк булачак. Шул ук вакытта мондый җыелмаларның бәясе узган елның июль ае белән чагыштырганда 8,7 һәм 6,5 процентка арткан. База җыелмасына спорт костюмы, ике футболка, биш пар оекбаш яки гольф, өч пар колготок һәм һәр сезонга бер пар аяк киеме керә.

Моннан тыш, малайларга ике пар чалбар һәм өч күлмәк, ә кызларга – өч блузка, ике күлмәк һәм ике итәк кирәк. Шулай ук җыелмага биш дәреслек һәм дүрт дәфтәр, бишәр карандаш һәм ручка, бер фломастер җыелмасы һәм альбом керә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел июль аенда мәктәп дәфтәрләре, узган елның июль ае белән чагыштырганда, 67 процентка кыйммәтләнде.

Авторучкалар – 32, карандаш бәясе – 18, фломастерлар җыелмасының 16 процентка арткан. Ә мәктәп букчасы 3,2 процентка кыйммәтләнде. Бу вакыт эчендә дәреслекләр 8,3 процентка – 463 сумга кадәр арткан.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading