16+

Кызы өстенә салкын су сибеп, чиләк белән кыйнаган татарстанлы хөкем каршына басты

Татарстанда Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир кешегә карата хөкем карары чыгарылган.

Татарстанда Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир кешегә карата хөкем карары чыгарылган.

— Ир – ат берьюлы ике маддә буенча гаепле дип табылган. Болар - "Кыйнау" һәм "Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү,-дип сөйләгән «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Узган елның 21 августы төнендә ир-ат спитрлы эчемлекләр куллангач, кызы белән талашкан. Баланың өстенә салкын су сипкән һәм башына берничә тапкыр чиләк белән суккан. Өч көннән соң ир кызын кабат кыйнаган һәм базга бикләп куйган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа өч ел да бер айга, шартлы рәвештә 2 ел сынау срогы белән җәза билгеләгән. Моннан тыш, ваемсыз әти кеше психиатрда дәваланырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading