16+

Кызыл келәм, гөлбакча, 45 ил: Казанда мөселман кинофестивале ачылды

Бу минутларда Казан Ратушасында XVll Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылышы бара.

Бу минутларда Казан Ратушасында XVll Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылышы бара.

Традиция буенча ачылышы чарасына килүчеләр "кызыл келәм" аша да узды. Танылган шәхесләр арасында быел Александр Носик, Татьяна Абрамова, Евгения Розанова кебек "йолдыз"ларны күрергә мөмкин иде.

Башкалабыз Казанда XVII Халыкара мөселман кинофестивале эшли башлады. Аның ачылышында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Ул республикабыз Татарстанны гөлбакчага тиңләп, бирегә килгән кунакларга күңелләренә хуш килерлек кинолар карауда уңышлар теләде.

Билгеле булганча, елдан-ел кинофестивальдә катнашучылар саны артканнан-арта. Быел Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Пакистан, Тунис, Алжир, Әзербайжан, Таджикстан һәм башка илләрдән (барлыгы 45 ил) 584 гариза кабул ителгән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading