16+

Кызын җәберләүче ананы суд көтә

Юргамыш бистәсендә гомер кичерүче 30 яшьлек ана 14 яшьлек кызын җәберләгәне өчен суд каршында җавап бирәчәк.

Юргамыш бистәсендә гомер кичерүче 30 яшьлек ана 14 яшьлек кызын җәберләгәне өчен суд каршында җавап бирәчәк.

Курган өлкәсенең тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, соңгы бер-ике елда әлеге хатын-кыз баласының тормышын тәмугка әверелдергән. Ул үзенең бөтен ачуын аңардан алган: теләсә нәрсәне сәбәп итеп, ана кеше даими рәвештә баласын җәберләгән, физик һәм психологик басым ясаган, кыйнаган, чәченнән сөйрәп йөргән. 

Ахыр чиктә яшүсмер түзмәгән һәм өйдәге хәлләр турында хокук саклау вәкилләренә сөйләп биргән. Ана кеше исә баласын тәрбияләү белән шөгыльләнәсе килмәве турында хәбәр иткән. Хәзерге вакытта кызны әнисеннән алганнар, ул махсус балалар учреждениесына бирелгән. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading