16+

Көзге өмәгә килегез: катнашучылар кирәк-яраклар, алъяпкычлар һәм кайнар чәй белән тәэмин ителәчәк

6 һәм 13 октябрьдә Казан паркларында һәм скверларында традицион көзге өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 һәм 13 октябрьдә Казан паркларында һәм скверларында традицион көзге өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актив казанлыларны, спорт клублары, иҗат коллективлары һәм шәһәр берләшмәләре вәкилләрен өмәдә катнашырга чакыралар. Өмәгә килүчеләрне эш кирәк-яраклары, алъяпкычлар һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәкләр.

Битараф булмаган шәһәрлеләр һәйкәлләрне һәм кече архитектура корылмаларын юачак, балалар һәм спорт мәйданчыкларын чистартачак, шулай ук агач утыртуда катнашачак. Парк территорияләрен чистарту чараларының үзенчәлеге чүпләрне аерып җыюда булачак.
Өмә 6 октябрьдә «Черек күл», «Континент», «Калейдоскоп» һәм «Наратлык», Аксенов исемендәге һәм «Дәрвишләр» скверларында, Лядской бакчасында оештырылачак. 13 октябрьдә Горки-Әмәт урманында, Урицкий, Горький, Тинчурин исемендәге паркларда, Җиңү паркы һәм «Крылья Советов» паркларында, шулай ук Кабан күле яр буенда үткәреләчәк.
Парк территорияләрен чистарту чаралары 10.00 сәгатьтә башлана. Өмәдә катнашырга теләүчеләр 8 (843) 239-44-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading