Аллерголог сүзләренчә, яфрактагы гөмбәчекләр куркыныч тудыра.
Көзге яфраклар белән фотосессия оештыручыларга аллергия һәм дерматит яный. «ИНВИТРО-Урал» иммунологы Анастасия Браун сүзләренчә, яфраклардагы гөмбәчекләр кеше өчен куркыныч.
Белгеч билгеләп үткәнчә, көзге яфракларда 300 дән артык төрдәге гөмбәчек табарга мөмкин. Иң еш очрый торганнары - аспергиллоз, альтернатива һәм кладоспориум.
Иң матур фото булсын өчен кешеләр яфракларны өсләренә сибә, уйный, ә шул ук вакытта аларда гөмбә споралары үрчи һәм кешеләргә күчү куркынычы бар. Моннан таш, яфракларда талпаннар яшәве турында да онытмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар