16+

Лаеш районындагы күлдә 38 яшьлек ир-ат батып үлгән

Бүген 4.21 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләргә Лаеш районының Урта Девятово авылында су коенган вакытта ир-атның батып үлүе турында хәбәр килә.

Бүген 4.21 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләргә Лаеш районының Урта Девятово авылында су коенган вакытта ир-атның батып үлүе турында хәбәр килә.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бер төркем ир-егетләр үзләренең дусларын таба алмауларын әйтә. Вакыйга урынына водолазлар төркеме чыга. Иртәнге унда 38 яшьлек ирнең мәетен ярдан 15 метр ераклыкта табып алалар. Мәетне ярга чыгарганнар һәм хокук саклаучыларна тапшырганнар.

Су коену урыны җиһазландырылмаган, дип билгеләп үтелә. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading