16+

Лагерьларда санитар нормалар үтәлми

Татарстанның күпчелек балалар лагеренда санитар нормалар үтәлмәве ачыкланган.

Татарстанның күпчелек балалар лагеренда санитар нормалар үтәлмәве ачыкланган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җәйге лагерьларны тикшергән. Нәтиҗәдә, республикадагы барлык җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5 процентында санитар нормалар үтәлми икән. Саннар теленә күчсәк, тикшерелгән 386 оешмага: 1 096 937,5 сумлык штраф салынган. Тагын 72 административ эш кузгатылырга тора. Җитешсезлекләрнең күбесе - уртак файдалану урыннарындагы тиешле режимның үтәлмәве, азык-төлек саклау шартларының бозылуы, аш бүлмәсе кирәк-ярагын эшкәртү кагыйдәләре үтәлмәве белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading