16+

Һәлакәткә очраган лайнерның "кара тартма"ларын өйрәнү бер ай чамасы вакытны алыр дип фаразлана

Дәүләтара авиация комитетында Ростов-на-Донуда һәлакәткә очраган очкычның "кара тартма"ларын ачканнар.

Һәлакәткә очраган лайнерның "кара тартма"ларын өйрәнү бер ай чамасы вакытны алыр дип фаразлана

Дәүләтара авиация комитетында Ростов-на-Донуда һәлакәткә очраган очкычның "кара тартма"ларын ачканнар.

Комитет белгечләре сүзләренчә, "кара тартма" лайнер җиргә килеп бәрелгәнчегә кадәр эшләгән. Очыш параметрларын теркәгеч ачылды, зыян күргән кабель сафка бастырылды, хәтер модуле өйрәнелде. Булган мәгълүмат күчереп алынды", - дигән комитет башлыгы урынбасары Сергей Зайко. Очышка техник характеристика бирүче яздыру җайланмасында мәгълүмат сыйфаты яхшы сакланган. Кабель сафтан чыкканга күрә, тавыш яздыру җайланмасына зыян килгән. Хәзер аларны төзәтәләр. "Кара тартма"ларны өйрәнү бер ай чамасы вакытны алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading