16+

Лавр яфрагы аркасында бер хатын-кыз чак кына үлемнән калган

Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте табиблар буылудан интеккән пациентның гомерен коткарган, дип хәбәр итте. Хатын-кыз профессор Розанов исемендәге хастаханәгә озатылган.

Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте табиблар буылудан интеккән пациентның гомерен коткарган, дип хәбәр итте. Хатын-кыз профессор Розанов исемендәге хастаханәгә озатылган.

Пациент күңеле болгануга һәм сулыш юллары бозылуына зарланган, дип ачыклык кертелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кызның бугазында лавр яфрагы калган. Баксаң, кичке аш вакытында әлеге тәмлеткеч хатын-кызның тамагында ябышып калган икән.

"Лавр яфрагы пациентның бугазында тыгылып кала һәм сулыш алганда түбәнге сулыш юллары каплый. Шуңа күрә буылып-буылып ютәлләү барлыкка килә", - дигән пациентны кабул иткән медиклар.
Табиблар хатын-кызның бугазыннан лавр яфрагын алуга ирешә, тиешле дәвалау билгелиләр, ә аннары өенә кайтарып җибәрәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading