16+

Ләбиб Лерон белән «СалаваTik»ларны нәрсә бәйли?

Очрашуларга барганда да, беренче эш итеп сабыйлар бу җырны башкара иде...

Очрашуларга барганда да, беренче эш итеп сабыйлар бу җырны башкара иде...

Елның иң матур фасылын – көзне «СалаваTik»лар яңа җыр белән каршы ала. «Яфрак бәйрәме» җырының сүзләрен танылган татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон язган. Көен композитор Роза Еникеева иҗат иткән.  
Ләбиб Лерон – тел ягыннан замана баласы өчен җиңел һәм аңлаешлы булган, шул ук вакытта аларны уйландыра, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле булырга өнди торган шигырьләр язучы әдип. Озак еллар балалар матбугаты редакцияләрендә эшләгәнлектән, ул балаларның уй-фикерләре, хыяллары белән дә таныш.
1983–1989 елларда Ләбиб Лерон «Яшь ленинчы» газетасында, 1989 елдан «Салават күпере» журналында мөхәррир булып эшли. Аның балалар өчен иҗат ителгән күп кенә әсәрләре күбрәк шул елларга карый. «Яфрак бәйрәме» шигыре, мәсәлән, 1990 елларда язылган.
– «Салават күпере» журналында эшләгәндә, төрле ел фасылларына туры китереп, махсус саннар әзерли идек. Көз айларына багышланган сан өчен язган идем мин аны. Аннары Роза Еникеева көй язды. Аны балалар бакчасында да уңай кабул иттеләр. Очрашуларга барганда да, беренче эш итеп сабыйлар бу җырны башкара иде, – дип искә ала язучы әсәрнең язылу тарихын.
«СалаваТik»лар да бу җырны бик теләп башкара:
– Сүзләре бик җиңел, бик тиз истә кала, – ди алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading