16+

«Легендар классика»: Казанда Мөхтәр Ауэзовның татар телендә чыккан китабын тәкъдим иттеләр

1 март көнне Татарстан республикасы милли китапханәсенең конференц-залында  бөтен дөньяга мәгълүм бөек казах язучысы Мохтәр Ауэзовның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр китабын тәкъдим итү булды.

1 март көнне Татарстан республикасы милли китапханәсенең конференц-залында  бөтен дөньяга мәгълүм бөек казах язучысы Мохтәр Ауэзовның татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр китабын тәкъдим итү булды.

Ул тугандаш халыкның классик әдибе тууына 125 еллыкка багышланган иде. Бу бик вакытлы һәм зур әһәмияткә ия чара Казахстан  республикасы тышкы эшләр министрлыгы, Казан дәүләт Идел буе университеты, Казахстан республикасының Казан шәһәрендәге Генераль Консуллыгы белән бергәләп оештырылган. Алар  әлеге җыентыкны да бергәләп ярдәмләшеп чыгарганнар.

Аны халыкка тәкъдим итүгә әдипнең улы Мурат әфәнде Ауэзовның да килүе һәм чыгыш ясавы  китап туен тагын да тәэсирлерәк һәм җанлырак итте. Аның һәрбер җөмләсендә безнең татар халкына олы рәхмәт  яңгырады һәм зәвыклы гыйлемле тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде. Бу аңлашыла да: сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтүче  галим  Мурат абзыйның  әнисе  казах  далаларында  туып-үскән Фатыйма ханым татар кызы булган. Мурат абзый аны бик гыйлемле "хәтта немец телен миннән дә  яхшы белә иде, -  дип сагынып - яратып  искә алды.

Оста каләмле дә булган ул, көндәлек язып барган. Аның ачлык еллар  хакында язылган язмалары үзе бер  бик кызганыч әдәби әсәр.

Ике тугандаш халык арасын якынайтуны максат итеп куйган бу чарага китапны татар телендә "сөйләргә" өйрәткән,  тәрҗемә иткән  КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина  чыгышы да  тамашачыга кызыклы булды. Ул үзе тәрҗемә иткән әсәрләрдә "матур, якты күңелле  казах халкының  шанлы үткәнен уйлап зар елавы, әдип  газиз халкының  башка милләтләр кебек үк  бөек,  мәгърур икәнлеген аның тарихы аша күрсәтеп расларга омтыла",  -  диде. КФУ профессоры  әдәбиятчы галим Хатыйп ага Миңнегуловның чыгышы да  бүгенге болгавыр чорда әһәмиятле булды. Ул да милләттәшләребезнең  Урта Азиядәге төрки халыкларга аң-белем  өләшеп йөрүен  ассызыклады.

Мохтар Ауэзов һәм аның әсәрләре татар халкына элек тә таныш булган. Әмирхан Еники  1957 елда  аның белән очрашып сөйләшеп бик зур тәэсирләр алган. Минем белән ул татарча гына  диярлек сөйләште.  Мин аның һәр сүзен аңлап бардым. һәр сүзен ул, ни гаҗәп, татар әдәбияты  аның язучыларын мактаудан  башлады.
- Тукайлар, Галимҗаннар сезнең генә түгел, безнең дә  беренче мөгаллимнәребез,- диде ул. Мохтар Ауэзов белән  бер сәгать чамасы сөйләшеп утыру әнә шул җәһәттән  минем өчен дә сабак",  - дип язып калдырган Әмирхан Еники әлеге очрашу тәэсире турында.  Боларны без тәрҗемәче галим авызыннан ишетеп горурланып утырдык.

Улы  әйтүенчә,  Фатыйма ханым үзе дә Казанны күрү хыялы белән яшәгән. Тик ул аңа насыйп булмаган, Бу хыялын улы Мурат ага тормышка ашырды. "Казанга  күптән киләсем  килгән иде, килеп бик дөрес эшләгәнмен. Сабый чакта бишектәге  кебек рәхәт йокладым, "  - диде  ул.
 -  Яхшылык эшләүчене Аллаһ үзе һәрвакыт ярдәменнән калдырмый, яхшылык эшләп яшик! -  диде аксакал.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading