16+

"Үлемсез полк" өчен бушлай фото бастыралар

Татарстан халкы күп функцияле үзәкләрдә «Үлемсез полк» йөреше өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастыра ала.

Татарстан халкы күп функцияле үзәкләрдә «Үлемсез полк» йөреше өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастыра ала.

Рәсем гаилә альбомыннан да, электрон саклагычта да кабул ителә. Кирәк булганда фотоларны сканерлыйлар да, аннары А4 форматында тематик рамка белән ясап бирәләр.

«Үлемсез полк» өчен фотоларны бастыру – ул даими эшләүче хезмәт һәм теләсә кайсы вакытта күрсәтелә, әмма мөрәҗәгатьләрнең күбесе май бәйрәмнәре алдыннан теркәлә. Төсле рәсемнәр алырга теләүчеләргә алдан мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, аклы-каралы фотоны шунда ук бастырып бирәләр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында. 

«Барлык филиалларда да, ә республикада алар 61, мөрәҗәгать итү көнендә үк төсле фотоны бастыру өчен техник мөмкинлек юк. Әзер фотоны заказ урынына китерү биш эш көненә кадәр сузылырга мөмкин», - дип аңлатты ТР КФҮ ДБУ директоры Ленара Мозафарова. 

Хезмәттән 6 нчы майга кадәр файдаланырга мөмкин. 7 нче, 8 нче, 9 нчы майда «Минем документлар» офислары эшләмәячәк. 

Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре шулай ук татарстанлыларга «Җиңү йөзе» проектында катнашырга ярдәм итәргә әзер. Моның өчен ветеранның шул ук фотосы ярый. Аны 150 миллионнан артык язмышны сакларга исәпләнгән тарихи онлайн-депозитарийга йөкләргә һәм ветеран турында мәгълүмат язарга кирәк. Моны проект сайтында үзең дә эшләп була. Модераторлар тикшергәннән соң портрет «халык экспозициясе»ндә пәйда булачак, ул проект сайтында һәм Җиңү музеенда карау өчен ачык. Бүген «Җиңү йөзләре»ндә 850 меңнән артык гаилә тарихы бар. Бу фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре биографияләре. Мәгълүмат базасы даими рәвештә яңа персонажлар белән тулылана, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading