16+

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль талантларны барлый

20-22 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль була.

20-22 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль була.

Быел исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Әлфия Авзалова татар җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән бөек җырчы.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак.  Фестиваль EAFF Европа фольклор фестивальләр ассоциясенең халыкара сертификатына ия.

20-21 октябрьдә Казанның мәдәният институтында «Вокал», «Хореография» һәм «Нәфис сүз» номинацияләре буенча сайлап алу туры узачак. Фестивальнең гала-концерты 22 октябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading