16+

Әлфия Авзалова истәлегенә һәйкәл һәм мемориаль такта куелачак

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага туган ягында һәйкәл куярга планлаштыра.

Әлфия Авзалова истәлегенә һәйкәл һәм мемориаль такта куелачак

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага туган ягында һәйкәл куярга планлаштыра.

Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова әйткән.

-Мәшһүр җырчы һәрвакыт безнең арада һәм күңелләребездә яши. Әлфия Авзалованың исеме йөрәкләргә мәңге уелып калсын өчен, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җырчының истәлегенә һәйкәл урнаштырырга тели, - диде ул.

Рәйхан Галимҗанова районда Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү уңаеннан шактый эшләр башкарылуын әйтте. "Актаныш районы беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район мәдәният йорты җырчының исемен йөртә. Актаныш районы Мәдәният паркында Әлфия Авзалованың бюсты урнаштырылган", - диде ул.

Казанда исә легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак.

-Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куерга планлаштырабыз. Истәлек тактасы ул яшәгән Туфан Миңнуллин урамындагы йорт диварына беркетеләчәк", - диде Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Китап тәкъдим итү чарасында шулай ук 30 мартта Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләре Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаячак икәне билгеле булды. 

чыганак - "Татар информ"/Ләйлә Хәкимова/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading