16+

ЛГБТ* хәрәкәте экстремистик дип танылды һәм Россиядә тыелды

Россия Югары суды ЛГБТ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик оешма дип таныды һәм аны Россиядә тыйды, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Россия Югары суды ЛГБТ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик оешма дип таныды һәм аны Россиядә тыйды, дип хәбәр итә «РИА Новости».

- Дәгъва таләпләрен канәгатьләндерергә: ЛГБТ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик оешма дип танырга һәм аның Россиядәге эшчәнлеген тыярга, - дип карар чыгарды судья.

Ул карарны «кичекмәстән үтәргә кирәк» дип билгеләде.

Россия Юстиция министрлыгы 17 ноябрьдә Югары судка ЛГБТ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик дип тану турында дәгъва җибәрә.

Роскомнадзор быел апрель аенда ЛГБТ* - пропаганда критерийлары турында боерыкны раслады, документ 2023 елның 1 сентябрендә үз көченә керде. Әгәр ЛГБТ*-мөнәсәбәтләрдә булган кешеләрнең уңай бәясен формалаштыручы материаллар урнаштырылса сайтларны тыелган порталларның Бердәм реестрына кертәчәкләр. ЛГБТ* файдасына традицион мөнәсәбәтләрдән баш тартуны аклаучы сайтлар да, кешенең җенесен үзгәртүнең уңай образын формалаштыруга юнәлдерелгән мәгълүматны урнаштыручы ресурслар да блокка эләгәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading