16+

Әти-әнисенең мәетләре янында яшәгәннәр…

Балалар берничә көн бик каты елаган, әмма моңа игьтибар итүче булмаган. 

Балалар берничә көн бик каты елаган, әмма моңа игьтибар итүче булмаган. 

Екатеринбургта ике кечкенә баланы үлгән әти-әниләренең мәетләре янында тапканнар, дип яза E1.RU порталы. 
Гаилә фатир арендалаган фатирда яшәгән, гаилә башлыгы һәм аның хатыны берничә көн күренмәгән. Күршеләре балаларның елау тавышын ишеткән, әмма моңа игътибар итүче, ярдәм итүче табылмаган. 

Бу күренеш берничә көн дәвам иткәч кенә, күршеләре ни булганын белү өчен ишеккә шакыганнар, ачучы булмагач, шикләнә башлаганнар. 

"Күршеләр белән берлектә, ишекне каерып ачарга булдык, яшь курсантлар ярдәм итте",- дигән бер ир.
Аның сүзләренчә, фатир эчендә табылган ике яшьлек малай һәм өч айлык кыз бик начар хәлдә булган. Сусызлыктан интеккәннәр, бик йончыган кыяфәттә булганнар. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Гаилә башлыгы, аның хатынының җәсәден суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading