16+

«Лига форум»га килгән һәрбер кешегә министрлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылачак

Республикада студентларның мәгариф форумы быел да узачак. Фикерләшүгә һәм идеяләр алмашуга корылган ачык мәйданчыклар, төрле белем бирү һәм өйрәнүне үз эченә алган укыту-тәҗрибә уртаклашу проектлары бик күпләрне кызыксындырды. Бу юлы ул тагы да файдалырак итеп уздырылачак, дип белдерә оештыручылар.

Республикада студентларның мәгариф форумы быел да узачак. Фикерләшүгә һәм идеяләр алмашуга корылган ачык мәйданчыклар, төрле белем бирү һәм өйрәнүне үз эченә алган укыту-тәҗрибә уртаклашу проектлары бик күпләрне кызыксындырды. Бу юлы ул тагы да файдалырак итеп уздырылачак, дип белдерә оештыручылар.

Төрле югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмалары студентларыннан барлыгы 2350 гариза кабул ителә. Казан, Түбән Кама, Алабуга кебек эре шәһәрләрдән һәм республиканың 23 районыннан катнашырга теләк белдерәләр. Сайлап алу турлары аша үткән 23 һөнәр бирү оешмасы һәм 32 югары уку йортлары студентлары әлеге «Лига форум»да катнаша алачак. Моннан тыш,  Россиянең башка төбәкләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр күп булган. Алар – Архангельск, Калининград, Кырым, Ростов, Мәскәү, Томск, Мари Эл, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Санкт-Петербург, Чувашия, Удмуртия, Екатеринбург, Волгоградта укучы студентлар. Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, студентлар быел Болгар шәһәрендә җыелачак. Биредә яшьләргә тарихи үткәнебезгә бер карау өчен дә мөмкинлек тудырылачак, мәдәни мирас һәйкәлләре белән дә таныша алачаклар. Әлбәттә, саф һава, үзенчәлекле табигать, уңайлы яшәү шартлары булу да форумның эшчәнлегенә уңай йогынты ясар дип көтелә.

Быел «Лига форум» өч төрле сменада укытулар үткәрә. Беренчесе аның 20 июльдән 24енә кадәр булган «Профессионаллар» сменасы барышында һөнәри уку йортлары студентлары чакырыла. Лидерлык сәләтләрен ачыклау, яшьләрнең төрле чараларда катнашуы, проектлар белән идарә итүе, командада эшләү һәм партнерлык мөнәсәбәтләре буенча укулар уздырылачак.

Икенче сменада 25 июльдән 29ына кадәр лидерлар укый. Монда беренче тапкыр уку йортларындагы академик төркемнәрнең старосталары чакырылачак. Төркем белән идарә итү, лидерлык сыйфатлары, уку йортларында старосталарның үсеш мөмкинлекләре күздә тотылган белем бирү оештырыла. «Форумның иң кызыклы яңалыгы да шушы. Бөтен рес­публикадан төрле академик төркемнәрдә эшләүче старосталар җыелачак. Алар бер-берсен аңлап, көн кадагында торган сорауларга бергәләп җавап табачак», – ди Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
– Без быел да һәм киләчәктә дә старосталар белән эшчәнлекне дәвам итәчәкбез. Староста төркемдә администрация һәм студентлар арасын бәйләүче төп кеше генә түгел, ә ул лидер да булырга, үзләренең иптәшләре алдында авторитеты да булыр­га тиеш. Старосталар үзләренең мөмкинлекләрен аңлап бетерми әле, шуңа да без эшне көчәйтергә телибез, – ди «Татарстан Республикасының студентлар лигасы» президенты Рүфәт Кыямов.

Өченчесе 30 июльдән 3 августка кадәр уздырыла. Югары уку йортларында укучы студентлар өчен махсус оештырыла. Әлеге сменада Бөтенроссия «Алга-Вперед» программасының II этабы уздырылачак.

Форумның төп эш юнәлеше булып студент үз­идарәләренең эшчәнлеген көчәйтү тора. Шулай ук әлеге укытулар барышында биш төрле юнәлеш буенча белем бирү күз уңында тотыла. Беренчесе аның фән һәм белем алу белән бәйле. Икенчесе спортка кагыла, укучылар арасында төрле спорт ярышлары, чемпионатлар үткәреләчәк. Шулай ук иҗат юнәлеше төрле студент клуб­лары, КВНнар аша иҗади шәхескә йогынты ясаячак. Шулай ук медиа юнәлеш үз эшчәнлеген алып барачак. Монда алар уку йортларының медиа үзәген булдыру һәм үстерүгә корылган юл картасын төзергә тиеш булачаклар. Шулай ук «Студент үзидарәләре» юнәлеше төрле лекцияләр, интерактив уен-квестларда катнашу, төрле укытуларны үз эченә алачак. Яшьләр арасында эш бүленешен өйрәнү, командада эшләү күнекмәләре алырга мөмкин булачак.

«Лига форум»га килгән һәрбер кешегә танылган спикерлар, министрлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Әлеге форумга республика бюджетыннан 30 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Быел анда 2100 бала катнашачак. Киләчәктә студентлар форумын тагы да киңәйтү һәм федераль дәрәҗәдә оештыру да күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading