Җырчы Лилия Хәйруллинага якын дусты әнә шулай дигән.
“Синдә бозым бар. Бүләк итеп бирелгән бар нәрсәне дә ташла!” – диде иптәш кызым күзем белән булган хәлне сөйләгәч. Күз тию, бозым һәм башкалар – кешегә ясала торган иң начар нәрсәләр. Туганнарның якын кешеләренә бозым ясау очраклары да бар.
Позитив булсам да, тормышта төрлесе булды, була. Бөтен кешедә дә кыенлыклар, борчулар, күз яшьләре, депрессия, кайгылар була. Кулдан эш килми, нервлана башлыйсың, күңел тынычлыгы югала, юктан да кызып китәсең... Иҗат кешеләре аеруча боларга дучар була”, - дип язган Лилия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар