16+

Әлки районы сугыш ветераннарына бүләкләр барып ирешкән

Россия Президенты Владимир Путин карары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирелә торган акчалата бүләк ияләренә барып иреште.

Әлки районы сугыш ветераннарына бүләкләр барып ирешкән

Россия Президенты Владимир Путин карары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирелә торган акчалата бүләк ияләренә барып иреште.

Шул исәптән аны Әлки районында яшәүче ветераннар да 14 апрельгә кадәр пенсияләре белән бергә алып бетерделәр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын исән-имин килеш каршылаучы ветераннарыбыз бишәү, аларның һәркайсына 75 мең һәм Президент указы белән ел саен түләнәчәк дип билгеләнгән 10 мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Бөек Ватан сугышы солдатларының тол калган хатыннары (барлыгы 54 кеше) да 75 әр мең сум акча алдылар.

Районда яшәүче 202 тыл хезмәтчәненә дә  ил башы вәгъдә иткән 50 мең сумлык бүләк барып җиткән. Бу турыда Әлки районы Пенсия фондының җирле бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте.

Ә Татарстан Хөкүмәтенең ветераннарга бәйрәм бүләге социаль яклау бүлеге аша барып ирешкән. Аның җитәкчесе Алмаз Хәмитов әйтүенчә, сугышта катнашкан ветераннарыбызга, үлгән солдатларның тол калган тормыш иптәшләренә 25 әр мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 5 әр мең сум шулай ук аларның пенсияләре белән бергә таратылган.

 

Чыганак: http://alki-rt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading