16+

Әлки районына WorldSkills байрагы эстафетасы килеп җиткән

Байракларны озатып йорүчеләр Александр Никошинга WorldSkills флагының чынлап та Әлки районында булуын раслаучы сертификат тапшырган.

Әлки районына WorldSkills байрагы эстафетасы килеп җиткән

Байракларны озатып йорүчеләр Александр Никошинга WorldSkills флагының чынлап та Әлки районында булуын раслаучы сертификат тапшырган.

Бүген Әлки районы Базарлы Матакта WorldSkills байрагы эстафетасы килеп җиткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты байрагын әлкилеләр район чигендә каршы алган һәм бергәләп Базарлы Матакның үзәк паркына юнәлгән. Биредә инде аларны «Алексеевскдорстрой», «Таттелеком», «Газпром» предприятияләренең яшь эшчеләре, мәктәп укучылары көткән.

Менә WorldSkills һәм WorldSkills Kazan2019 байраклары парктагы сәхнәдә. Тантананы алып баручылар дөнья чемпионаты байрагының 2017 елда Абу Дабида Россия делегациясенә тапшырылуы, шуннан соң WorldSkills Kazan2019 оештыру комитетының бу хәрәкәт тарихында беренче тапкыр WorldSkills байрагы эстафетасын башлап җибәрүе хакында сөйләгәннәр.

«Бүген безнең районга WorldSkills флагының килүе горурлык та, күңелләребездә калачак тарихи вакыйга да. Эшче һөнәре – тормышыбыз нигезе ул. Биредә бүген районда яшәүче һәм хезмәт куючы яшьләребезнең бик кечкенә бер элеше генә. Тырыш, уңган бу эшчеләребез – киләчәгебезнең нигезе», – дигән Әлки районы башлыгы Александр Никошин.

Район җитәкчесе паркта шау-гөр килеп уйнап йөргән малайларны һәм кызларны Халыкара балаларны яклау көне белән дә котлаган. Аннары ул WorldSkills байрагына Әлки районы гербы чигелгән тамганы беркеткән. Ә байракларны озатып йорүчеләр Александр Никошинга WorldSkills флагының чынлап та Әлки районында булуын раслаучы сертификат тапшырган.

Дәртле җырлар яңгырады. Бу тарихи вакыйгада катнашучылар WorldSkills флаглары янәшәсендә фотога тештеләр. Ә Үзәк паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм озак гөрләде әле.

«Әлки хәбәрләре».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading