16+

Әллә кайларга йөрмә, МФЦга гына бар

Тормыш-көнкүрештә теге яки бу документны әзерләтеп алу өчен, гадәттә, хакимият органнарына йөгерәбез. Акыллы кешеләр өч ел инде рәхәтләнеп «Күп функцияле үзәк» (МФЦ) хезмәтеннән файдалана.

Тормыш-көнкүрештә теге яки бу документны әзерләтеп алу өчен, гадәттә, хакимият органнарына йөгерәбез. Акыллы кешеләр өч ел инде рәхәтләнеп «Күп функцияле үзәк» (МФЦ) хезмәтеннән файдалана.

– Федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнарына караган 100дән артык төрдәге хезмәт күрсәтәбез. Быел 1 миллион 200 мең эш башкарырга өлгердек инде, – диде «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә эшчәнлек юнәлешләре бәян ителде. МФЦ да күчемсез милекне сату-алу, мирас итеп тапшыру килешүләрен башкарырга, кадастр паспорты яки күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмә-күчермә соратып алырга, милеккә хокукны теркәү гамәлләре башкарырга мөмкин.
– Россия Федерациясе гражданины паспортында шәхескә караган мәгълүматлар үзгәрсә, шулай ук 14, 20, 45 яшь тулганда яңа паспортны быелдан башлап МФЦдан да алып була, – диде Ленара Мозафарова. – Ләкин паспортны алмаштыру вакыты инде узып киткән булса, паспорт урлатылган яки югалган булса, мондый очракларда Эчке эшләр министрлыгының Миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

МФЦ беренче бала туганлыкка (уллыкка алганлыкка) айлык түләүләр билгеләү буенча гаризалар да кабул итә. Республиканың 14 районындагы МФЦ офисларына физик затларның керемнәренә салым (3 НДФЛ) декларациясе тапшырырга була.
– Казанда июнь ахырында МФЦларда яңа үрнәктәге (биометрик) чит ил паспорты әзерләп бирергә керешәбез. Бу төрдәге хезмәт күрсәтүне Татарстандагы 100 мең кешедән дә ким булмаган шәһәрләрдә август аеннан башларга исәплибез, – диде Ленара Мозафарова.
Транспорт чарасын идарә итү таныклыгы (водительское удостоверение) срогы тулса, МФЦда озынайтып була.

Хезмәт күрсәтүләр өчен өстәмә документлар, өстәмә түләүләр алынмый. Закон нигезендә билгеләнгән дәүләт пошлинасы гына алына. МФЦ аша башкарылган федераль хезмәт күрсәтүләргә дәүләт пошлинасының 50 проценты республика бюджетына кала. Узган ел республика бюджетын 605 миллион сумга тулыландырганбыз, быел инде 216 миллион сум кергән.
Әлегә МФЦга гаризаларны почта яки интернет аша гына җибәреп булмый, шәхсән мөрәҗәгать итү зарур. Кабул итүгә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында МФЦның mfc16.tatarstan.ru сайтында яки 8 (843)222-06-20 телефоны аша язылырга мөмкин.
– МФЦның һәр офисында «Югалган документлар бюросы» («Бюро потерянных документов») ачып җибәрдек. Тапкан документларны шул бюроларга тапшырырга, Колл-үзәкнең 222-06-20 телефоныннан белешергә була, – диде Ленара Мозафарова.

Яшәү буенча теркәлгәнлек гариза тапшыру өчен киртә түгел. МФЦлар эшчәнлеге үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла, шунлыктан теләсә кайсы МФЦга мөрәҗәгать итәргә ярый.

Дамир Бәдриев.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X