16+

Әлмәт – беренче, Теләче – алтынчы

Ел нәтиҗәләре буенча көрәш рейтингы мавыктыргыч булырга охшаган.

Ел нәтиҗәләре буенча көрәш рейтингы мавыктыргыч булырга охшаган.

Татарстанның Көрәш федерациясе ел нәтиҗәләре буенча еллык нәтиҗәләрдән чыгып, шәһәр һәм район командаларының рейтингын булдыру, алдынгыларны бүләкләүне матур традициягә кертте.

Җиңүчеләр февральдә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирда бүләкләнә һәм шул ук ярышта чираттагы рейтинг өчен көрәшкә дә старт бирелә.

Рейтингта беренче булу җиңел бирелми – чөнки ир-егетләр генә түгел, ә үсмерләр һәм яшьләрнең дә күрсәткечләре исәпкә алына. Монысында инде команданы чит төбәк көрәшчеләре белән ныгытып булмый, яшь буынны үзеңә әзерләргә туры килә.

“Сабантуй” журналы призларына үсмерләр арасында үткәрелелгән ярышлардан соң елны җиңүдән башлаган Теләче командасы 6нчы урынга тәгәрәде. Чөнки үсмерләре 9нчы һәм 12нче урында гына калды. Хәзер әлеге районның 22 штраф-очкосы бар. Беренче урынга Әлмәт көрәшчеләре күтәрелде (8 очко). Аннан кала – Актаныш (14 очко) һәм Мамадыш командалары (18 очко). Арча һәм Балтач командалары әлегә 4-5 урыннарны бүлешә.

Мамадышта узган ярышларда командалар арасында җиңүчеләр:
2006-2007 елгылар: 1. Балтач, 2. Мамадыш, 3. Актаныш.
2004-2005 елгылар: 1. Әлмәт, 2. Актаныш, 3. Мамадыш.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading