16+

Әлмәт урамнарында полиция патрульләре йөри башлады

«Таҗлы вирус» таралу куркынычын кисәтү аркасында, тавыш көчәйткечле микрофоннар белән «коралланган» полиция хезмәткәрләре урамнарга таралды.

Әлмәт урамнарында полиция патрульләре йөри башлады

«Таҗлы вирус» таралу куркынычын кисәтү аркасында, тавыш көчәйткечле микрофоннар белән «коралланган» полиция хезмәткәрләре урамнарга таралды.

Әлмәт урамнарында үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклау һәм өйдә калу кирәклеге турындагы мәгълүматны кешеләргә җиткерү өчен, махсус хезмәт машиналарында тавыш көчәйткечле җайланмалар белән полиция патрульләре йөри башлады,

Әлеге махсус җайланмалар аша әлмәтлеләрне өйдә калырга һәм профилактиканың гади чараларын үтәргә өндиләр. Бу, беренче чиратта, авыруның таралу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Үз-үзеңне изоляцияләү кирәклеге турында белдерүләр шулай ук паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында да җиткереләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading