16+

Әлмәттә - 7, Түбән Камада - 6 яңа очрак (коронавирус буенча статистика)

Татарстанда COVID-19ның 57 яңа очрагы теркәлгән, барысы да әлеге чирне элемтә аша йоктырган.

Татарстанда COVID-19ның 57 яңа очрагы теркәлгән, барысы да әлеге чирне элемтә аша йоктырган.

11 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өйләрендә генә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар 30дан 50 яшькә чаклы кешеләр арасында - 19 очрак, 50 дән 60 ка кадәр чирләүчеләр - 15. 60 тан 70 кә кадәр - 12 хаста исәпләнә. Балалар арасында ковид белән зарарланучылар юк.

Географик бүленешкә килгәндә исә, беренче урында - Казан,  27 авыру расланган. Икенчедә - Әлмәт, биредә узган тәүлектә 7 кеше чирләп киткән. Түбән Кама өченче урынга күтәрелгән, үткән тәүлектә монда 6 кеше ковид белән зарарланган. 

Яр Чаллы - 5

Алексеевск- 1

Балтач - 1

Югары Ослан - 1

Зәй - 1

Яшел Үзән - 2

Кама Тамагы - 1

Кукмара - 2

Балык Бистәсе - 1

Саба - 2

6 ноябрьгә булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19ның  8706 яңа очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 7713 кеше савыккан, шул исәптән 37 кеше узган тәүлек эчендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading