16+

Луиза Хәйруллинаның ире бүген «Пусть говорят» тапшыруында акча урлаулары турында сөйләячәк

Банктан 20 млн сумнан артык акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның ире Маратны Уфа аэропортында тоткарлаганнар.

Ул Мәскәүдән кайта торган булган. Алда хәбәр итүебезчә, Луизаның ире «Пусть говорят» тапшыруына төшәргә киткән иде. Анда ул банктан акча урлануы турында җентекләп сөйләп биргән. Ир азартлы спорт уеннарында уйнаган һәм бурычка баткан. Бурычларны каплау өчен банк сейфыннан акча урлау моннан ике ел элек башланган.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Марат Хәйруллин Салават шәһәрендә полиция бүлегендә билгеләнергә тиеш булган, әмма килмәгән. Ул Мәскәүгә тапшыруда катнашырга киткән булган. Бүген Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында гаилә башлыгы банктан урланган акчаның кая китүе турында сөйләячәк һәм акча җыю турында игълан итәчәк.

Ул Казанда биш фатирга күчеп йөрүләрен һәм хокук сакчыларының аларны тота алмавына аптыравын белдергән.

Фото: скриншот – 1tv.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading