16+

Ләйлә Дәүләтова: “Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшли башладым”

Танылган шагыйрә күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Танылган шагыйрә күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова гаилә корган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.

“Мин кайттым ! Кая югалдың, син  дип  язучы , хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһнын  рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең  кирәк  булуыңны белү –  бик зур бәхеттер! Тулысынча  гаиләмә  чумдым. 20 ел буена  “адәм белән Һава” тапшыруларын  эшләп, гашыйк  парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?

Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый”, - ди Ләйлә. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Озын,тигез бэрэкэтле гомерлэр

    Мөһим

    loading