16+

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройның әнисе: "Кая соң син, Балам?"

Башкортстан героен әнисе, гаиләсе, дуслары, туганнары сагына...

Башкортстан героен әнисе, гаиләсе, дуслары, туганнары сагына...

Фәнис Хөсәеновның һәлак булуына ярты елдан артык вакыт үтте. Әмма күңел яралары узарлык түгел. Фәнис Хөсәенов халык хәтерендә яши. Аның истәлегенә «Бәйләнештә» челтәрендә ачылган төркемдә республика, район халкы язуын дәвам итә, кызгану белдерә. Анда ун меңгә якын кеше язылган. Бу көннәрдә егетнең әнисе Фәридә апаның язмасы тагын барысын да зар елатты, дип яза "Балтач таңнары" газетасы. 

«Улым, бер айдан бәйләнешкә чыгам, дигән идең, мин һаман шалтырату көтәм. Кая соң син, Балам? Әнекәй, мин кайттым, дип, шулай авыз ерып кайтып керсәң иде. Эй, Ходаем, ничек түзәргә?!»

Аллаһы сабырлыклар, түземлекләр бирсен анага мондый хәсрәтне кичерергә.
Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading