16+

Махсус хәрби операция зонасында имам-хатыйп Ирек Насыйров һәлак булган

Моны төбәкнең мөселманнар Диния нәзарәтендә расладылар.

Моны төбәкнең мөселманнар Диния нәзарәтендә расладылар.

1 гыйнварда Самара өлкәсенең Елхово районы Мулла авылыннан имам Ирек Насыйровның һәлак булуы турында билгеле булды. Аның фаҗигале үлеме турында мөселманнарның төбәк Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.

Ирек Насыйров «Нур» мәдрәсәсендә дини белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң туган авылы Мулла авылына кайта, анда җирле мәчет имамы булып эшли башлый, моннан тыш, ул мөселман дини оешмасының авыл советы рәисе була. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Ирек хәзрәт янә РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырыла һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

«2023 елның 1 гыйнварына каршы төндә Макеевкадагы Россия хәрбиләренең вакытлыча урнашу пунктына Американың himars залп ут системаларыннан һөҗүм ясалды, 89 кеше һәлак булды. Кызганычка каршы, һәлак булганнар арасында безнең кардәшебез – имам Ирек Насыйров та бар», - дип хәбәр ителә Диния нәзарәтенең рәсми сайтында.

Ирек Илдар улы Насыйровның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото: tatar-duslyk.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading