16+

Марафонда катнаш һәм ГТО тапшыр

3 км дистанцияне сайлаган Казан марафонында катнашучылар аны 4 майда «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) комплексы исәбенә үтә алачак. Моның өчен физкультура-спорт тәрбиясе системасында теркәлгән булырга кирәк.

Чараны оештыру комитеты 3 км дистанцияне узган катнашучыларның мәгълүматларын ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына (gto.ru) тапшырачак. Дистанция, катнашучы финишта булса гына, исәпкә алыначак, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны Татарстан башкаласында 4-5 майда узачак. Чара кысаларында Россия чемпионаты булачак, шуңа бәйле рәвештә марафон трассасы үзгәртелгән. Марафон бер әйләнәдә узачак һәм шәһәрнең яңа маршрутларын колачлаячак: ике күзәтү боҗрасы, Кремль һәм Киров дамбалары һәм Миллениум күпере.

фото - http://kazanmarathon.org/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading