16+

Марат Бариев: «Пхенчханда безгә дустанә мөнәсәбәт булды»

Көньяк Кореяда узган кышкы Олимпия уеннарын әле бик озак сөйләрләр. Мондый мәртәбәле ярышлардан соң була торган табигый хәл бу.

Марат Бариев: «Пхенчханда безгә дустанә мөнәсәбәт булды»

Көньяк Кореяда узган кышкы Олимпия уеннарын әле бик озак сөйләрләр. Мондый мәртәбәле ярышлардан соң була торган табигый хәл бу.

Кайсы өлкәдә күбрәк тырышырга, киләчәктә нинди хаталар җибәрмәскә һәм уңышка ирешү өчен  кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген ачыклау өчен нәтиҗәләр ясау кирәк. Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең Олимпия комитетының башкарма комитеты һәм Татарстанның Олимпия советы әгъзасы Марат Бариев Пхенчханда узган кышкы Олимпия уеннары һәм Татарстан спортчыларының уңышлары турында матбугат конференциясендә сөйләде.

 Аның сүзләренчә, берничә очрактан кала, Россия спортчылары уеннарны оештыручылар һәм хуҗалар тарафыннан бернинди дә кысрыклауларны сизмәгән. «Киресенчә, безгә дустанә мөнәсәбәт булды. Спортчыларыбызга җанатаралар да бик нык ярдәм итте, трибунада флаглар бик күп иде. Без аларга Россия регионнарының исемнәрен язып куйдык», дип сөйләде Марат Бариев. Җанатарларның күбесе Ерак Көнчыгыштан булган, әмма башка регионнардан, шул исәптән Татарстан спорт сөючеләренең Пхенчханга барганы мәгълүм. Социаль челтәрләрдә Казан, Бөгелмә җанатараларының фотолары да күренгән иде.

Чаңгы узышы һәм фигуралы шуу федерацияләрен элеккеге спорт министры Олимпиаданың тримфаторлары дип атада. Аларның оештыру сәләте барәбәренә Татарстаннан биш спортчы катнашты, шуларның өчесе югары унышларга иреште. Мәгълүм булганча, Андрей Ларьков чаңгы эстафетасында көмеш һәм 50 километрга узышта бронза алды, Анна Нечаевская шулай ук эстафетада бронзага ия булды, ә Евгения Тарасова фигуралы шуу буенча команда ярышында көмеш медальгә алуга иреште. Әлеге медальләр Татарстан өчен кышкы уеннарда беренче тапкыр гына һәм бу әлегә иң югары нәтиҗә.

Әмма Марат Бариев сүзләренчә, быелгы Олимпия уеннары ил өчен иң катлаулысы булган. Билгеле, моңа допингка бәйле җәнҗаллар сәбәпче. «Безне җирле җанатарларның ничек каршы алачагын, көндәшләрнең мөнәсәбәте нинди буласын белмичә бардык. Моңардан тыш, уеннар башланганчы җәмәгатьчелек икегә бүленгән иде – берәүләр бармаска дигән фикердә булса, икенчеләре, киресенчә, бернигә дә кармыйча бару яклы иде. Әмма безнең спортчылар берннди дә читләшүне сизмәде, Корея җанатарлары бик җылы кабул итте».
- Фигуралы шуу буенча команда ярышында безнекеләр алтынга дәгъва белдерә ала иде, - дип белгеләп үтте Марат Бариев. - Әмма Михаил Коляданың уңышсыз чыгышы бөтен өметне юкка чыгарды һәм нәтиҗәдә без көмеш медальгә генә ия булдык.

Татарстанның Олимпия советы әгъзасы чаңгы һәм биатлон федерацияләренең эшчәнлеген чагыштырып карарга тәкъдим итте. Мәшәкатьләре күбрәк булуга карамастан, чаңгычылар өченче состав белән чыгыш ясасалар да, бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – бу төр буенча җыелма команда сигез медаль алуга иреште. Марат Бариев әйткәнчә, чаңгычылар Россиядә спортның допингка бәйле булмавын һәм сәләтле яшьләр үсүен күрсәтте. Ә биатлонга килгәндә, федерация уеннарга катнаштырмаган спортчыларга алмаш тәкъдим итә алмады.
Хатын-кызлар хоккее турында сөйләгәндә (безнең җыелма командада өч Татарстан кызы бар - Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова һәм Ольга Сосина), аларның дүртенче урынны яулавы һәм моның Россия командасы өчен әлегә иң яхшы күрсәткеч булуы билгеләп үтелде.  Алинә Заһитованың Татарстанга кайту-кайтмавы турында фигурачы кызның гаиләсеннән сорарга кирәк, диде Татарстанның элеккеге спорт министры.

Әгәр аларның күчеп кайтасы килә икән, димәк, кайтачаклар. Менә Анна Нечаевскаяны чакырдылар бит әле. Алинәнеә Татаарстан белән мөнәсәбәте нинди булачак? Әләбәттә, татарстанлыларга, шәхсән миңа аның татар булуы, Республикага катнашы барлыгы күңелле. Берникадәр вакыт Татастанда яшәгән, әти-әнисе биредә туган. Әмма ул Удмуртия спортчысы, ә тулаем алганда, ил өчен ул кайда яшәсә дә барыбер. Иң мөһиме – ул алтын медальгә ия булды. Ә кайда яшәргә һәм кем өчен чыгыш ясарга икәнен алар да, Татарстан да хәл итәчәк, әгәр республика бу сорау буенча кызыксынса.


Татар-информ /Солтан Исхаков фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading